ҮРЛӘ’Ү ф. 1) Үргә таба хәрәкәт итү, тауга менү. Машина, авылны, Брежневка «Җиңү» ордены тапшырылу уңаеннан төзелгән таза ферма каралтыларын, акташ икмәк амбарларын артта калдырып, тауга үрләде. А.Гыйләҗев. Күп кенә савир һәм барсиллар, Идел буйлап үрләп, Иделнең сул ягына, Кама тирәсендә элегрәк килеп урнашкан болгарлардан көньяктарак урнашалар. И.Хуҗин

2) Уылдык чәчер өчен, агымга каршы, елга үренә күпләп хәрәкәт итү (балык тур.). И ул аста бакалар кычкыра, ул, мин сиңа әйтим, вак балык үрли, и ул, мин сиңа әйтим, тал песиендә кортлар гөжли. М.Мәһдиев. Кара сыртлы бу балыклар теге үрләп уйнаган чабакларны күрмәгән дә кебек кыланалар. Т.Нурмөхәммәтов

3) Ялкын, ут чыгып, тиз арада янып китеп күтәрелү, чолгап алу. Ялкын инде эчкә үрли. Г.Әпсәләмов. --- берьюлы өч төштә – келәт, сарай, өй нүешендә ут үрләде ---. Н.Гыйматдинова

4) күч. Алга хәрәкәт итү. Егылдык та торып бастык – бары алга үрләдек. Яздан – көзгә – яланаяк... М.Мәһдиев

5) күч. Югары дәрәҗәгә ирешү өчен тырышу, өскә күтәрелергә омтылу . Нәрсәдә соң яшәү яме? – Зур урынга үрләүдәме, Яну, көю, дөрләүдәме? Ф.Яруллин. Таһир үзен һәм әйләнә-тирәсендәгеләрне һәрдаим контрольдә тотканга, «сугу»га эчтән һәрвакыт әзер булганга гына карьерасы өскә үрли дә. Д.Булатова

6) күч. Ирексездән башка килү; биләү. Сәлимәләрнең капка төбенә килеп җиткәч, моңа кадәр батыр кыланган егетләрнең күңеленә шик үрләде: бәлки, кызлар шаярткан гынадыр? Н.Әхмәдиев. Яңгыр җебе буйлап үрмә гөлдәй үрли уйлар, үрли биеккә! Р.Фәйзуллин

7) күч. Арту. Этаж саннары белән 7–8 гә үрләп, киңлек, зурлык исәбе белән бөтен кварталлар өстен каплаган бу магазиннар, чынлап та, башны әйләндерәләр. Г.Гобәй

Үрләп алу Тиз арада үрләү. – Сез нәрсә?! – дип җикерделәр инде хакимияткә үрләп алган Өтәләү Зарифларның уллары. А.Хәлим

Үрләп бару Торган саен күбрәк үрләү. Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам. Г.Тукай. Менә бит кая үрләп бара эшләр! Ф.Хөсни

Үрләп китү Әкренләп үрләү. Безнең өйдә ут яна, Аның мае елгада. Җем-җем итә, Җемелдәп китә, Шырпысыз үрләп китә. Табышмак. Өстәвенә Чәчәк бервакыт Таш астыннан бәреп чыгып, өскә – Кояшка үрләп киткән. Р.Фәйзуллин

Үрләп кую Кинәт үрләү. Әле меңнәр яктырачак балкып, Яктырачак сүнмәс маяк булып, Актарылган хәтер уйный калкып – Сүнә барган турдан үрләп куеп. Ф.Яхин

Үрләп тору Даими, әледән-әле үрләү; әле, хәзер үрләү. Гомернең өзлексез алга үрләп торуын Инсафның да һич сизәсе килми, әмма моңа күз йомып калырга да мөмкин түгел. К.Тимбикова. Шундый бер йөрәк булган – Гел янып, дөрләп торган. Ялкыннары көн һәм төн Күкләргә үрләп торган. Ф.Яруллин

Үрләп яту сөйл. к. үрләп тору. Анда, аныкы булырга тиешле түгәрәк өйдән, күккә шәбәеп төтен үрләп ята иде. Н.Фәттах

Үрли башлау Үрләргә тотыну. Түгәрәктән сикереп чыгып булмый: Һәркем тырыша өскә, Үргәрәк. Егылып төшә, Янә үрли башлый... М.Шабаев. Менә юлны урталай кисеп, саран гына саркыган суы белән җирне юешләтеп яткан Тукмак кулы чишмәсе аша чыккач, юл тауга таба үрли башлады. А.Хәлим

Үрли бирү Бернигә карамый үрләү. «Кеше, син боларны миңа нигә сөйлисең?» – дигәндәй, ялкын үз җаена үрли бирә. Р.Фәйзуллин

Үрли тору Эзлекле рәвештә үрләү . Яңгыр белән аралашып, кояш Нурны мул яудыра. Яшел төсен аклап, һаман өскә Дөнья үрли тора. Н.Мадьяров

Үрли төшү Бераз үрләү. Гәп бераз үрли төшкәч, якыннанрак танышу башланды. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә