ҮРЛӘТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. үрләү. Бу дөньяның, түрә булырга дип, Күптән хыялланган бер ире: Мин, ниһаять, хәзер зур начальник: Йөрәк бүлегенең мөдире! Мин буйсынып йөргән чиновниклар Кирәк тапмадылар сүземне. Көтеп-көтеп, өскә үрләтмәгәч, Билгеләдем үзем үземне! И.Юзеев 2) күч. Ут төртү . Шуннан соң алар бакчага су сибәләр, берәр кирәк-яракны ясап я төзәтеп-рәтләп куялар, аннары, бер-берсенә булыша-булыша, самавыр үрләтеп җибәрәләр. Р.Мирхәйдәров 3) күч. Арттыру, югары күтәрү. Әйдә, Сәйфи, куала ун меңне. Юкса процент үрләтә башлыйм. Т.Галиуллин Үрләтә башлау Үрләтергә тотыну Үрләтеп җибәрү Тиз арада үрләтү. Әнә инде ул кичтән үк әзерләп куйган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Ф.Мөслимова |