ҮРЕНТЕ и. 1) Ачык туфракка күчереп утырту өчен махсус җылы түтәлләрдә яки савытларда үстерелгән үсемлек. --- тамырлы сельдерей уңышын октябрьдә җыярга исәп тотсагыз, аның үрентесен 200 көн, яфраклысын 100 көн алдан утыртырга кирәк. Кызыл таң 2) Үсемлекнең орлыктан яки тамырыннан шытып чыккан сабакчасы. Һәр агач та үз төбеннән яшь үрентеләр җибәрә алмый. Н.Әхмәдиев. Ул басуга да бодай чәчелгән иде, ләкин үрентеләр монда озынрак, куерак һәм юка, нечкә сабак очларында инде яшел чырай күренә башлаган иде. Н.Фәттах 3) күч. Берәр нәрсәнең әле зәгыйфь, әмма үсеш алырга мөмкин булган башлангычы. Аңа егетләр белән урам әйләнү, клубта иптәш кызлары илә ләчтит сатып утыру кызыграк тоела, миендә исә дөньяда бер тапкыр гына яшәү фәлсәфәсе, укымаганнар ким-хур яшәми дигән ышаныч тирән үренте җибәрә. Т.Галиуллин 4) күч. Яшь буын. Безнең үрентеләр – балалар, балаларның балалары… Н.Әхмәдиев |