ҮРЕМ и. 1) Үрелгән чәч, толым. Үремгә кермәгән бер тотам маңгай чәче күзенә төшеп интектерә. С.Зыялы. Аның озын кара чәчләре, тугыз үремгә үрелеп, аркасына салынып тора. Н.Фәттах 2) Толымдай үрелгән нәрсә. Үремгә суганнар тезелгән, үрелгән чәч сыман тора. Ш.Галиев. Чәчәк үремнәре шикелле буй-буй сузылган әнә шул асылмалар чишмә агышыдай уйнаклап киләләр дә асылташлар куелган эре челтәр-тәңкәләргә барып тоташалар. Казан утлары 3) Агачның нечкә, сыек асылынып торган ботаклары. Каеннарның шәлбер үремнәре Бәс чәчәкләр белән үрелгән. Ш.Маннур 4) күч. Берничә элементның, күренешнең бер-берсенә бәйләнү, керешү күренеше . Бу эш бер-берсен үстерә, яхшырта торган ике юнәлешнең тыгыз үреме рәвешендә бара ---. Фән һәм тел |