ҮРЕЛҮ II ф. 1) Берәр нәрсәне яки кемне күрү, алу, тоту нияте белән бөтен гәүдә белән тартылу, башны, кулны сузу. [Еланнарның кайберләре] Көтүләп йөргән сыерларның аягына чорналып, җилененә үреләләр. А.Хәсәнов. Гөлфинур, үзен җиңеп, ашамлыкларга үрелгән булды, минераль су эчеп куйды. А.Вергазов. Утырып баручылар бар да, үрелеп, баланы карадылар. А.Нәҗми

2) Берәр якка борылып, тартылып үсү (үсемлекләр тур .). Иж буенда куе кара урман, Күккә үрелеп үсә чыршылар. Г.Сафин

3) к. үрләү. Мәйданның бер почмагында дегет төсле кара төтен зәңгәр һавага үрелеп, аның кызыл телләрен сузган ялкыннар күренеп тора, ди. А.Алиш

4) күч. Берәр нәрсәгә ия булырга яисә ирешергә тырышу, омтылу. Сезнең нинди тир белән табылган байлыкларга үрелмәкче... Г.Каюмов. Әле Минай хәтле Минай ханны әйләндереп төшерергә үрелә бу ---. В.Имамов

Үрелә башлау Үрелергә тотыну. Ут алыйм дип шырпыга үрелә башласам, шап минем кулга! Г.Бәширов. Рәдиф шкафларындагы шешәгә үрелә башлагач, мин түзеп тора алмадым. В.Нуруллин

Үрелә бирү к. үрелә төшү. Ул, сәкедән кузгалып, идән уртасына басты да үрелә биреп урамга, анда шаулаган күсәкле, сәнәкле мужиклар ягына карады. Г.Ибраһимов. [Ул] ---, үрелә биреп, әрекмәннәр арасыннан әйрәнле чирекне эләктереп чыгарды. А.Хәлим

Үрелә тору Торган саен, әледән-әле үрелү. Мактый-мактый, табындагы барлык әйберләргә үрелә торды, алар берәм-берәм абыйның олы авызына кереп югала тордылар. Ялкын

Үрелә төшү Бераз үрелү. Данәгөл, үрелә төшеп, кулын әтисенең иңбашына салды ---. А.Хәсәнов. Рәфис, Рәниянең шулай самими гына бераз кыланып сөйләшүенә кәефе килеп, үрелә төшеп, аның кулыннан тотып алды. А.Вергазов

Үрелеп җитү Кирәк кадәрле үрелү. Ә үзе, Миңнулла Зәйнәпкә үрелеп җитәм дигәндә генә, ялт күтәрелеп куя. В.Нуруллин. Ләкин үрелеп үк җитә алмый, көчсезләнеп сүнеп кала, шунлыктан җирдәге ут күзләре белән күктәге йолдызлар арасында калын караңгылык дәрьясы ята. З.Мурсиев

Үрелеп кую Көтмәгәндә үрелү. Рәшидә, кирәкми дигәндәй, тәлинкәсенә үрелеп куйды, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Ә.Еники. Тәнзилә, кулын чак кыймылдатып, ак халатлы врачка үрелеп куйды. Н.Акмал

Үрелеп тору Әле, хәзер үрелү; даими үрелү . Тәрәзәгә үрелеп торган юкәләр дә, бизәкле кәрнизле йортлар да – барысы да матур иде. Н.Акмал. Бер катлы, ике катлы иске таза агач йортларның бакчаларыннан үрелеп торган шомырт һәм сирень чәчәкләре тирә-юньгә хуш ис тарата. З.Мәхмүди

Үрелеп яту сөйл. к. үрелеп тору. Әхмәт абзый да, бүген үзенең артыграк сөйләшеп ташлавыннан кыенсынып калган сыман, һаман әле чишмә инешенә үрелеп яткан атын ачулана ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә