ҮРЕЛҮ I ф. 1) төш. юн. к. үрү. Татар чабатасы тар юкәдән кечкенә башлы итеп үрелгән. А.Тимергалин. Иңнәреңә челтәрләп үрелгән ак шәл ябынгансың ---. А.Мансуров

2) күч. Үзара бәйләнү, бер-берсенә кушылып китү. Аның көенә әйтерсең Хәйдәре көйләгән моңнар да килеп кушылды, шуңа өстәп, тагын бик күп, бик күп Наласа егетләренең җырланмаган җырлары да үрелеп акты... Г.Әдһәмова. Фәкать галимлек һәм шагыйрьлек бергә үрелгәндә, пәйгамбәргә вәхи килгәндәгегә охшашлырак халәт кичергәндә генә, Коръән тәрҗемәсе яки тәфсире оригинал югарылыгына азмы-күпме якыная алачак. А.Тимергалин // Тоташу. Башымдагы уйлар менә тагын Үткәннәргә килеп үрелде. Г.Гайнетдинова

Үрелә бару Торган саен ныграк үрелү. Хәдичә бу ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт җепләренең торган саен ныграк үрелә баруын күреп-тоеп утырды ---. Г.Галиева

Үрелеп бару Берсе артыннан берсе үрелү; эзлекле рәвештә үрелү. Бу кырда (басуда, бакчада) миллилек һәм бәйнәлмиләл юнәлешләре тыгыз үрелеп барса гына, уңышка ирешәчәкбез, җимеш алачакбыз. А.Тимергалин. Фирдәүси белән Низаминың һәр газәле әнә шул исерткеч гыйшык җепләренә үрелеп бара лабаса! В.Имамов

Үрелеп бетү Бик нык үрелү. Стеналар буйлап үрелеп беткән төрле трубалар сузылган. Г.Әпсәләмов. Субтропик урманнарның үзенчәлеге – лианалар белән үрелеп беткән эвкалипт төрләренең күплеге. Анда шулай ук агачсыман абагалар да үсә. Материклар һәм океаннар географиясе

Үрелеп килү Күптәннән үрелү. Аның изге теләге белән яшьләрнең матур гаилә коруларын үкенечләр белән үрелеп килгән моңсу бәхет дими ни дисең... Г.Галиева

Үрелеп китү Акрынлап, җае белән үрелү. Мәҗлес майлагандай көйле генә үрелеп китте шулай. Р.Мөхәммәдиев. Дөнья кайгысын кайгырткан шагыйрә иҗатына Милләт кайгысы да табигый рәвештә үрелеп китә төсле. И.Вәлиулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә