ҮРЕЛМӘЛЕ с. 1) Үреп ясалган; бормалап эшләнгән. Син учымдагы үрелмәле көмеш чылбырга тагылган алтын тәңкәгә озак карап тордың. Ә.Гаффар 2) Берәр нәрсә тирәсендә уралып, чорналып үскән; уралган. Аларның асларыннан үрелмәле яфраклар үсеп чыга. Казан утлары. Быелгы фестивальнең темасы – «Семирамиданың үрелмәле бакчалары» ---. Шәһри Чаллы 3) Бормаланып, бер-берсенә керешеп үтә торган. Сукмаклар, юллар тирәдә Бормалы, үрелмәле. Улкаем белән бергәләп Кырларда йөрим әле. К.Булатова. Зөбәергә кайтыр юлым Бормалы, үрелмәле. Урам очларына бассаң, Кырлары күренмәле. Э.Шәрифуллина |