ҮРЕЛМӘ и. 1. 1) Җепләрдән, тукымадан һ.б.ш.дан үреп эшләнгән нәрсә. Аларга әле яңалары: амигуруми (элмәк яки биш инә белән төрле төстәге кечкенә уенчык бәйләү) һәм кумихимо (--- җептән, баудан, шнурдан үрелмәләр ясау, бизәнү әйберләре үрү) дә өстәлде. Сабантуй. --- өстәлдәге җиләк-җимешләр тутырылган кәрзин яисә суган, сарымсак яки кипкән кызыл борычларның декоратив үрелмәләре, бөтнек яки дәфнә яфрагыннан үрелгән такыялар аш бүлмәсенә үзенә күрә бер ямь өсти. Кәеф ничек?

2) Бер-берсенә үрелгән, бәйләнгән, тоташып, керешеп киткән нәрсә. --- алар музыкаль ритмны тудыра торган чараларны фәнни анализ эзләп тапкан элемент итеп түгел, бәлки күңелгә тәэсир итә торган матур яңгырашлы аваз үрелмәләре итеп таныганнар, шулай үзләштергәннәр. Х.Госман. Җыентыкны укыганнан соң, вакыйгалар үрелмәсенә битараф калу мөмкин түгел! Безнең гәҗит

3) Бер-берсенә үреп ясалган бизәкләр. Бер бизәге ватылса, сәгатьләр буе эшләгән үрелмәң утынга әйләнә дә куя. Р.Газиз

4) Ике төшенчә, күренеш бер-берсенә керешеп хасил иткән бербөтен; ике нәрсәнең синтезы. Күренекле төркиятчы тел галиме Әдһәм Тенишев, мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастанында өч тел традициясенең үрелмәсен күрә. Н.Хисамов

3) махс. Нерв төеннәре җыелмасы. Моның өчен без еш кына новокаин блокадасын, ягъни кара кан тамырына яисә корсак куышлыгындагы нервлар үрелмәсенә новокаин кертү алымын кулланабыз. Ф.Әгъзамов. Күкрәгенә, кояш үрелмәсе турысына суга. Кызыл таң

4) күч. Бер-берсенә керешү, кушылу. Тормыш үзе шундый үрелмәләр белән чәбәләнеп беткән. Х.Госман

2. с. мәгъ. Үреп эшләнгән. Кыекча изүле кара сатин күлмәген билдән үрелмә тасма белән буып йөрүе дә, тездән югары балтырлы хром итекләре дә – гомумән барысы да заманында аның оста куллы кешеләр «университетын» үткәнлеген әйтеп тора. М.Глухов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә