ҮРДЕРҮ II ф. йөкл. юн. к. үрү II. Үрдерергә бәрәңге чыгару әле безнең истә дә юк, ә Барый абый инде күптән чыгарган. Р.Газиз. – Салат онына арыш үрдерәм, – диде хатын, тавышын горур гөрелдәтеп. К.Кәримов Үрдереп алу Аз гына үрдерү Үрдереп карау Сынау өчен үрдерү. Әгәр дә сатып алган орлык тишелерме, тишелмәсме дип шөбһәле булса, төбе тишек чүлмәккә ком салып, юеш комда ул орлыкны үрдереп карарга кирәк. К.Насыйри Үрдереп кую Алдан үрдерү. Орлык бәрәңгеләрен әзерләп, үрдереп куйган идек инде. Шәһри Казан |