ҮРДӘК и. 1. зоол. 1) Үрдәкчәләр семьялыгыннан яссы томшыклы, кыска муенлы, кыска канатлы, кыска аяклы киек яки йортлаштырылган су кошы. Тавыклары күп, келәт алдында үрдәкләр, бакылдап, җим теләнеп торалар... А.Гыйләҗев. Үрдәк ату сезоны әле ябылмаган. А.Хәсәнов 2) Шул кошның ите. Бламажилары оемаган, дигәннән исемә төште: бер көннәре мин Чурчи Әхмәтләргә ашка барган идем, үрдәк бөккәннәре бер дә пешмәгән, авызга алгысыз чи иде, бөтенләй лачкылдап тора. Г.Камал. Артист авызын тутырып ашарга башлый, үрдәкне ботыннан тотып кимерә... Г.Исхакый 2. с. мәгъ. 1) Киң һәм зур (борын тур.). Олы, таза гәүдәле, уртачадан озынрак буйлы, бөдрә чәчле --- үрдәк борынлы, гелән йөгереп торган соры күзлесе өстенә аклы, кызыллы, каралы тукымадан «Адидас» спорт киемен элгән. Т.Галиуллин 2) күч. Ялган. Үрдәк хәбәрләр ◊ Үрдәк очыру Ялган хәбәр тарату. Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, фәлән нәрсә бирелә, диеп, үзеннән үрдәк очыра иде. Г.Исхакый. Үрдәк теле ашаган Күп сөйләшә торган |