ҮРӘЧӘ и. Арба яки чананың як-ягында буйга сузылып, аларның киңлеген арттыра торган иң тышкы агач. Ә Гөлбану, үрәчәдән башын иеп, көпчәкләрнең былчырак юлга тирән эз сызып тәгәрәвен карап барды. М.Хәсәнов. Сбердлау урманнарыннан аякларына ырматиз эләктереп кайткан уллары Миңнетдин, арба үрәчәсенә чалкан ятып, каз мае сыланган балтырларын кояш нурында мунча кертә. А.Хәлим |