ҮРӘ рәв. 1) Вертикаль рәвештә, перпендикуляр буенча. Көймә дулкыннарның сыртына менгәндә үрә баса, аннары күз иярмәс тизлек белән аска ыргыла, тагын үрә күтәрелә. Г.Әпсәләмов. Җәүдәт кузгалды, Наза да аңа иярде, ачып җибәрсәләр, коридорда кыска тун якасын үрә бастырып куйган, колакчынлы бүреген кашларына төшергән ир басып тора. А.Гыйләҗев 2) Сынны туры тотып. Курыкты [немец] үзе күреп, аяксыз да Минем үрә торып басканны. М.Җәлил ◊ Үрә(гә) кату 1) Сынны туры, төз тотып, хәрәкәтсез тору. – Җир йотсын, без алмадык, вашесокородие! – диде ул, үрә катып һәм честь биреп. В.Нуруллин. Тимер капкалар ачыла, караучылар үрә катып честь бирәләр ---. А.Гыйләҗев; 2) Берни эшләмәү; эшсез йөрү, эшләргә гадәтләнмәү. Үзләре генә киерелеп, киенеп, үрәгә катып йөрсеннәр, имеш. Г.Камал. Син, Самат, нәрсә үрә катып торасың? Чәй куеп җибәр! Р.Бәшәр. Үрә карау 1) Башны югары күтәреп, берни күрмәгән булып йөрү . Аңлардайлар аңлар кебек, Күрердәйләр күрер кебек Үрә карап йөргәннәрне, Күзгә салкын пәрдә корып, Янгынны да читләп узып. Кычкырмыйча «әдәп саклап», Үтеп китә алганнарны Төп-төз атлап, намус таптап. Н.Измайлова; 2) Тырпаеп басып тору (чәч тур.) Солдат чәче үрә карый, Көн саен майлап тарый. Ш.Маннур. Үрә сикерү 1) Арткы аякларга басып югарыга сикерү. --- айгыр, яшен тизлеге белән кире чигенеп, авызының тартылуына чыдаша алмыйча, алгы аяклары белән, гүя күккә омтылып, үрә сикерә, дулый башлады. Г.Ибраһимов; 2) Бик шатлану, шатлыктан нишләргә белмәү. Роберт аның тәкъдимен ишетү белән үрә сикерде: – Менә яхшы була! Казанны да күрәбез! М.Кәбиров. Үрә тору 1) Торып басу. Зөләйха моны ишеткәч үрә торды, Хәлне аңлап, зиһенен һәм гаклын җыйды ---. Кол Гали . --- котыра башлаган үгезне коткарырга самолётта очып килгән профессор сәхнәгә керү белән, бөтен зал үрә торып кул чабарга керешә. Т.Гыйззәт; 2) Арт аякларга басу . Караңгы абзардан көн яктысына чыккан айгыр, арт аякларына басып, үрә торырга, ычкынып, кырларга чабып китәргә ашкына. Г.Әпсәләмов. Күктимер кинәт кенә арт аякларына басып үрә торды да дошманына каршы китте. Р.Камал; 3) Тырпаю (чәч, төк тур.). Инде һәртөрле зәһәрләр һәм каһәрләрдән эче Туп-тулы булды песинең, кайраладыр һәр теше. Һәм үрә торды, кабарды бар тәненең һәр төге, Үч алу дәртендә гүя һәр төгенең бөртеге! Г.Тукай. Ул чакта Бакыйның чәчләре үрә торды. Г.Әпсәләмов; 4) Тик тору. Урам уртасында тилиграм баганасы сымак үрә торып булмый, әйдә, җаным, урап килик әле. В.Имамов |