ҮР и. 1) Сөзәкләнеп менгән, ләкин биек булмаган озын тау бите. Урман алдындагы үрне менгәч, такта заводының тимер морҗасы күренде. А.Алиш. --- Фәйрүзә апа да, башка олаучылар да, үргә җиткәндә йөкләреннән төшеп, артка калдылар. В.Нуруллин // Ясалма калкулык. Бу шәһәрләр кырыйларыннан үр белән әйләндереп алган булып, үрнең тышыннан биек койма белән чолганган иде. Г.Гобәйдуллин 2) Нәрсәнең дә булса югарыгы ягы. Григорий урам буйлап үргә менеп китте. А.Хәлим. Югары очка, үргә каршы элдергән була... А.Гыйләҗев // Гомумән өске як. [Шәрәф] артына әйләнеп карамый, күктән килгән тавышны тыңлагандай, башын үргә күтәрә. М.Фәйзи 3) күч. Берәр эштәге зур уңыш; үсешнең югары ноктасы; иң мөһим, иң төп нәрсә. Тормыш өчен иң мөһим үрне алгач, Замир тагын да рәхмәтле булып, бирелеп хезмәт итә башлады. Т.Галиуллин ◊ Үргә җибәрмәү Артык озайтмау. Фәтхулла аның сүзен үргә җибәрмәде, йомшак ата тавышы белән [кире какты]. Ш.Камал // Эшне зурга җибәрмәскә тырышу. Үргә китү Эшләр уңайга китү, әйбәтләнү. --- барыннан да бигрәк коллективта катгый тәртип булдыруы уңай нәтиҗәләрен озак көттермәде – күрсәткечләр үргә китте. Безнең гәҗит. Ул килгәч, эш бермә-бер үргә китте, тапшырулар күләме һәм көннәре артты. Сарман. Үргә менү Ныграк үсеш алу, үсештә югарырак баскычка күтәрелү. Бу елларда үргә менгән саен, Ходам биргән үҗәт көч белән, Түбәнсетүләрне күп татыдым... Л.Шагыйрьҗан. Тукай юкса татар үргә менгән, чәчәк аткан чорда яшәгән икән әле ул. Р.Юныс. Үрдән төшү Яулаган уңышларны, отышларны югалту. Ак син, җырым, Әтил сыман дулкынланып. Тыңла, бала, шул дулкынны уйга талып. Бабай менгән рухи үрдән төшә күрмә. Төшә күрмә, Алыплардан калган халык! И.Юзеев. --- без дибез, Ә үзебез кимибез, Һаман үрдән төшәбез, Һаман түрдән төшәбез, Һәм... хәтердән төшәбез. Л.Мөгътәсимова |