ҮПКӘ’ ЯРЫСЫ и. мед. Үпкәнең тышкы ягын һәм күкрәк куышлыгының эчке ягын каплап торган яры; русчасы: плевра. Операция барышында тагын Юматшаның ике кабыргасы сынганлыгы, үпкә ярысы ертылып, үпкәсенә кан савылуы беленде. Г.Әпсәләмов. Баксаң, үпкә кабарганда һәм үпкә ярысы ялкынсынып шешкәндә (плеврит), пешкән шалканны күкрәккә япсаң яисә ашасаң, яхшы дәва була икән. Ватаным Татарстан |