ҮПКӘСЕЗ с. 1. Озак үпкәләп йөрми торган; үпкәчел булмаган. --- Дәү әни! Ходай аңа безнең барыбызның сурәтләрен нур аша үткәрә торган риясыз, үпкәсез, эчкерсез күңел һәм газаплы чиста вөҗдан биргән! А.Хәлим 2. рәв. мәгъ. Үпкәләмичә, үпкәләмәстән. Карчык исә һич үпкәсез, әмма боек-сагышлы итеп, тирән генә бер сулап куя. Ә.Еники. [Мөхәррәм:] Болай булгач үпкәсез, рәнҗешсез китәсең инде? Ю.Әминов |