ҮПКӘЛЕ с. 1) Үпкәләп йөри торган; үпкә саклаган. Үпкәләргә ярамый, кем әйтмешли, үлгәч, үпкәле кешенең җаны күчеп китә алмый җәфалана, ди... Г.Гыйльманов

2) Үпкә белдергән, үпкә сизелеп торган. – Нигә кичә килмәдең? – диде Шура үпкәле тавыш белән. Г.Әпсәләмов. Миргарифан өчен дә Фәтхерахман картта үпкәле һәм төртмә сүз күптән әзер. В.Имамов. --- әнигә үпкәле караш ташладым да, беркавым ишегалдында таптанып йөргәннән соң, Барыйларга сугыласы иттем. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә