ҮПКӘЛӘШҮ ф. урт. юн. к. үпкәләү. Ул бала сизмәгәнне дә яхшы төшенә – үпкәләшү онытылган, чын дуслык сакланган. Л.Минһаҗева ◊ Үпкәләштән булмасын Берәр тәнкыйть, шелтә сүзе, нинди дә булса эш алдыннан каршы якларны килештерү, катлаулы мәсьәләне җайлау максаты белән әйтелә торган сүз. – Әгәр тыңламыйсың икән, анда инде үпкәләштән булмасын! Г.Бәширов. Әгәр сайлыйсыз икән, әйдәгез, алдан ук килешеп куйыйк, соңыннан үпкәләштән булмасын. В.Нуруллин. Нәселегез белән карун идегез, үпкәләштән булмасын, әткәң гөрс-мәрс башы белән кибеттә сөрсеп ятты. А.Гыйләҗев |