ҮПКӘЛӘ’Ү ф. Үзен хаксызга рәнҗетелгән яисә кимсетелгән дип санап, кемгә дә булса үпкә тоту, кинә саклау. Кодагый, зинһар, гаеп итә күрмәсен, үземнең зиһенсезлегем белән бик зур оятлы булдым, кодагый, зинһар, үпкәли күрмәсен, дигән. Г.Камал. Чөнки шулай итмәгәндә, кияүнең, үпкәләп, икенче атнада килми калуы, халык каршында оятка төшерүе ихтимал иде. Г.Ибраһимов Үпкәләп алу Бераз гына үпкәләү. – Әби, миннән ник көләсең? – дип үпкәләп тә алган, ди. Г.Толымбай. Башта ул мине тыңламый, авыруына борчылып, игътибарсыз калдыра дип үпкәләп тә алган идем. И.Салахов Үпкәләп бетү Бик нык үпкәләү. Мин бит монда үпкәләп беттем. Г.Ибраһимов Үпкәләп йөрү Озак вакытлар үпкәләү. Мал бүлү талашыннан бирле кияүләр үпкәләп йөриләр. Г.Ибраһимов. Мирвәли аңа баштарак үпкәләп йөрде, бераздан күңеле төште, аннары хатынына булган мәхәббәте бөтенләй дә сүнде, суынды. Г.Гыйльманов Үпкәләп кую Кинәт үпкәләү. – Монда кадәр кайткач, үзе дә төшәрие әле, – дип, кайнатасына да үпкәләп куйды. Г.Галиева. Мөхәммәтнең үпкәләп куюы бар. З.Хөснияр Үпкәләп тору Әле үпкәләү. – Кайтканына ике көн булды, безгә һаман сәламе юк, дип үпкәләп торадыр идем, – дип күреште, аманлык сорады. Г.Ибраһимов Үпкәләп утыру сөйл. к. үпкәләп тору . Үзе чакырды да хәзер миңа үпкәләп утыра. З.Хәким Үпкәли башлау Үпкәләргә тотыну. Болай да үз күчәреннән ычкынган күңелем тәмам тынгысызланды, тынгысызланып кына калмыйча, үртәлә, үпкәли башлады... Г.Гыйльманов. – Бар, йокла, Хәйдәр! – диде үпкәли үк башлаган Сәрия. З.Мәхмүди Үпкәли төшү Бераз үпкәләү. – Акъярда болай ярыйсы, – диде бабай, үпкәли төшеп. Г.Әпсәләмов. – Син күрәзәчеме әллә? – дип сорады үпкәли төшкән кыз. И.Хуҗин |