ҮПКӘЛӘТҮ ф. Хәтер калдыру, хаксызга начар сүзләр әйтеп рәнҗетү. Мөкатдәс абый, ә менә мине үпкәләтәсең килмәсә... йөз тәңкә биреп тор әле. А.Гадел. Берәр ярамаган, тузга язмаган нәрсә әйтеп үпкәләттемме? А.Фәләх Үпкәләтә тору Һаман үпкәләтү Үпкәләтеп бетерү Бик нык үпкәләтү; барысын да үпкәләтү. – Болай әнә дусларыңны үпкәләтеп бетердең, – дип, ялкынга давыл өсти тәмам борчылган хатын... Р.Харис Үпкәләтеп кую Уйламаганда-нитмәгәндә үпкәләтү. – Кеше әллә ни уйлар, үпкәләтеп куярсың, – дип кисәтү ясый башлаган иде, Гата аңа ике әйтергә урын калдырмады ---. Н.Әхмәдиев. Әйе шул, ханбикәбезне үпкәләтеп куймыйк. Г.Тарханова Үпкәләтеп ташлау Уйламыйча, кызулык белән бик нык үпкәләтү. Ләкин Макаевның соңгы сүзләре Зөлкарнәевне бик нык үпкәләтеп ташлады, һәм Зөлкарнәев, урындыгын читкәрәк этеп, бөтенләй сөйләшмәс булды. Н.Акмал |