ҮПКӘ’-БАВЫР җый. и. 1) Суелган хайванның ашарга яраклы эчке органнары (үпкә, бавыр, йөрәк, эчәкләре). Алар каршысында үпкә-бавырдан, баш-аяктан арзанлы аш пешә. Г.Ибраһимов. Әни, өмәче кызларны сыйларга дип, каз итеннән, үпкә-бавырыннан мул итеп аш белән бәлеш пешергән. Г.Бәширов

2) Кешенең үпкә һәм бавыры; эчке органнары. Аның тамагы, бөтен үпкә-бавырлары көйде. Г.Әпсәләмов

◊ Үпкә-бавырга таш булып утыру Бик авыр тәэсир итү; эчне пошырып, борчып тору. Шәүкәтнең, Ташкент, Ташкент, диюләре минем үпкә-бавырга таш булып утыра инде. Д.Каюмова. Үпкә-бавыры өзелеп киткәндәй булу Чиктән тыш авыр хисләр кичерү, зур борчулар, кайгы-хәсрәт күтәрү. Үпкә-бавырлары өзелеп киткәндәй булды Миңнулланың. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә