ҮПКӘ II и. Кемгә дә булса карата аның гаделсезлеге яисә кайбер әхлакый кагыйдәләрне сакламавы сәбәпле туган җәберсенү хисе, хәтер калу, рәнҗеш; кинә. Ә менә Полканның кешеләргә карата шәхсән тирән үпкәсе, үче, хәтта нәфрәте бар. А.Хәсәнов. Гаҗәп, малайның күңелендә көнчелек тә, ачу да, үпкә дә уянмады. А.Әхмәтгалиева ◊ Үпкә асрау к. үпкә саклау . --- йөрәгенең иң яшерен бер җирендә кемгәдер үпкә асрый иде. К.Тинчурин. Үпкә саклау Берәр кешегә нинди дә булса сәбәп белән рәнҗеп, үпкәләп тору. Кешенең язмышы кыл өстендә торган чагында, үпкә саклап тору егет кеше эше түгел бит инде! В.Нуруллин. Сез, зинһар, миңа карата үпкә сакламагыз инде. В.Имамов. Үпкә тоту к. үпкә саклау . Агач саен кәккүк кычкырганда, Бик ямансу була урманда. Кәккүгемә һич тә үпкә тотмыйм, Калган гомерем кыска булганга. И.Юзеев. Мин аңа мыскал да үпкә тотмыйм. А.Хәсәнов |