ҮПКӘ I и. анат. Кеше һәм күпчелек умырткалы хайваннарның күкрәк куышлыгында урнашкан сулыш алу органы. Трахея һәм бронхлар аша һава үпкәләргә үтә, анда газ алмашы бара. Биология . Үпкәсе шешсә, үлде дигән сүз инде ул. А.Гыйләҗев

Үпкә кабару Бик нык ачу килү. Бибисараның, билгеле, мондый җүләр сүзләрдән үпкәсе кабарды, һәм ул, ачуыннан ярсып: – Тиле әтәч, багана башына менеп кычкыр! – диде. Н.Гыйматдинова. Мондый хәлләр --- еш кабатланганга, Айдарның Жорага күптән үпкәсе кабарган иде инде. Мәйдан. Үпкә бәлеше Тиз үпкәләүчән кеше. Үпкә йөзгәнче Күп итеп (чәй эчү тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә