ҮҢГӘРҮ ф. диал. 1) к. үзгәрү. Явым белән җир күгәрер. Акча белән ир үңгәрер. Мәкаль. Элекке түгел бит халык – үңгәрде. Ә.Баян

2) Төсен югалту, уңу. Үңгәргән күлмәк

Үңгәрә башлау Үңгәрергә тотыну. Салам түбәле Кәлимәт артыннан бер канаты китек ай карый, күк йөзендәге буяулар үңгәрә башлый. Г.Ахунов

Үңгәреп бетү Тәмам үңгәрү. Һә-әй дөньялар!.. Үңгәреп бетеп бара инде. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә