ҮҢӘЧ и. 1) анат. Ашкайнату каналының йоткылык белән ашказаны арасында урнашкан мускул көпшәдән гыйбарәт өлеше. Кайнар чәй үңәчен көйдереп узды, утлы шар булып, эченә кереп утырды. Р.Вәлиев. Су тузбашы белән сары корсаклы полозның (агусыз еланнар) тере табышны үңәчкә төртеп кертә торган кечерәк үткен тешләре бар. Хайваннар дөньясы 2) күч. Муенның әлеге орган үткән турысы. Хәзер ул теге көчекнең үңәченнән алачак. Р.Камал ◊ Үңәч киерү к. бугаз киерү. – Сине дә үзенә каратам дип үңәч киерә, – диде аңа Әнис. Ә.Хәсәнов . Үңәчкә үңәч килү к. бугазга бугаз килү. Ул туган елны, сыйнфый көрәш бугазга бугаз, үңәчкә үңәч килеп тартышкан елны, кан елгалары яңгыр сулары белән бергә акты. А.Алиш. Үңәч өзелгәнче Бик тырышып, бөтен көчне куеп. Үңәче өзелгәнче тырышыр, вакытының бер генә мизгелен дә бушка үткәрмәс, әмма әманәткә хыянәт итмәс... Казан утлары |