ҮЛЧӘШҮ ф. 1) урт. юн. к. үлчәү. Ике егет буй үлчәшә. Табышмак. – Ягез әле үлчәшегез, кайсыгыз зуррак икән? – дип, малайларны янәшә бастырды. Ш.Рәкыйпов 2) Сынашу. Дошман улсаң – килче, көчне үлчәшик! Җөрьәт итсәң – ал кылыч, чап муйнымы! Т.Ченәкәй. [Асланов:] Әллә йодрыклар үлчәшәсез инде? Д.Вәлиев Үлчәшә башлау Үлчәшергә тотыну. --- шул хакта аршыннарыны алып, бизмәннәрене тотып үлчәшә башларга вакыттыр. Г.Исхакый Үлчәшеп алу Тиз генә үлчәшү. --- Мөнир күз кырые белән генә үлчәшеп алды. Ш.Мотыйгуллин Үлчәшеп тору Даими үлчәшү; хәзер үлчәшү. Алар да атна саен диярлек үлчәшеп торалар иде. А.Гыйләҗев |