ҮЛЧӘҮСЕЗ с. 1. 1) Үлчи торган җиһазы булмаган; үлчәү куелмаган

2) Үлчәнми торган, үлчәп булмастай. Томас Морның (1478 –1535) хыялый «Утопия»сендә дә халыкның күпчелеге бердәнбер, үлемсез, үлчәүсез, аңлап һәм белеп бетергесез Аллага табына ---. А.Тимергалин

3) күч. Бик күп; чамасыз. Киң җилкәләр, юан беләкләр, янып торган таза йөз, шулай ук, әкиятләрдәге диюләр шикелле, үлчәүсез көч атасыннан аңар алдан бирелеп куелган бик зур мирас иде. К.Тинчурин. Син үлчәүсез мескенлектә бүген, Котылыр юл синең өчен юк. К.Булатова

4) күч. Төптән уйланмаган, чамадан ашкан. Әгәр бер як, мәдәни кагыйдәләргә буйсынмыйча, тәртәдән чыгып, үлчәүсез сүзләр куллана башласа, бәхәс хакыйкатьне табуга хезмәт итми ---. А.Тимергалин

2. рәв. мәгъ. 1) Үлчәмичә, үлчәп тормыйча. Үлчәүсез кием кисмиләр. Мәкаль

2) Бик күп итеп . --- әйдә, бу карт юләрнең күнеле булсын дип, төрле мактау сүзләрен бернинди үлчәүсез яудыра бирәләр. М.Әмир

3) күч. Төптән уйламыйча. Үлчәүсез сөйләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә