ҮЛЧӘҮЛЕ с. 1) Үзендә үлчәү II ( 1 мәгъ.) булган, үлчәү белән җиһазландырылган. Бар иде үлчәүле андый урын. К.Җәмит. Бу хакта --- автомобиль юлларында үлчәүле контроль үсеше стратегиясендә әйтелә ---. Бөгелмә авазы

2) Үлчәнгән, үлчәнеп куелган; үлчәнә торган. Тоз күп икән монда, үлчәүле тоз... Н.Акмал. Монда шулай ук балык, икмәк, үлчәүле товарлар да алырга мөмкин. Кызыл таң

3) Үлчи торган, үлчәү өчен булган; үлчәү сызыклары булган. Богатырёв, үлчәүле савыт белән алып килеп, картерга май салды. Ф.Хөсни

4) Берәр үлчәмдәге. Котбетдин түзми: – Синең үлчәүле кием табуга караганда, кечкенә үлчәүле хатын табуым ансатрак! – дип ычкындыра. Ш.Галиев

5) күч. Саны, күләме чикле, чамалы; санаулы, аз. Үлчәүле керемнәрнең нәтиҗәләре дә бик үлчәүле була. Г.Баруди. Сыныклап-сыныклап таратсаң да, үлчәүле ипи бит ул. Х.Хәйруллин. Үлчәүле нәрсә бик тиз бетте. Х.Камалов

6) күч. Салмак, тигез. Укытучы салмак, үлчәүле адымнар белән класс буенча йөри. А.Әхмәт

7) күч. Уйланган, исәпләнгән. Тылсымлы һәм гап-гади, үлчәүле һәм үлчәүсез, вакытлыча сүзләр һәм мәңгелек сүзләр... Л.Шагыйрьҗан // Уйлап эш итә торган; чама хисен белгән. Ә мөдир кешегә үлчәүле булырга кирәк. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә