ҮЛЧӘ’Ү II и. 1) сөйл. Авырлыкны, зурлыкны үлчи торган җайланма. Өстәлдәге бәләкәй көмеш үлчәүләрдә, колбаларда тәрәзәдән төшкән кояш нурлары чагылып уйный ---. Г.Әпсәләмов. Харис Вагыйзович карап-карап торды да үлчәү колгасына терәп бастырды мине! А.Гыйләҗев 2) Массаны, озынлыкны, ераклыкны һ.б.ш. ны билгеләү эше. Юк, ул заманнарда әле метрлы үлчәү таралмаган бугай, я адым, я сажиндыр. А.Тимергалин. Алга таба күкертле водород туплану ихтималы булган урыннарда, иңкүлекләрдә, Красноармейка районында үлчәүләр ясалды. Әлмәт таңнары 3) Махсус әсбаплар ярдәмендә кирәк кадәрле озынлыкны билгеләп сызу эше. Тик математик үлчәүләрне генә сирәк эшлим. В.Исламетдин 4) Кием үлчәме. Абыең белән без бер үлчәүне кия идек. А.Гыйләҗев 5) Авырлык. Канатлар барысы да бертигез үлчәүдә булырга тиеш. Г.Әпсәләмов 6) Зурлык. Татар (гарәп) хәрефләренең киңлеге төрле үлчәүдә булганлыктан, теге яки бу клавишка басканнан соң, тиешле хәрефнең киңлегенә карап, машинканың сикертмә киңлеген дә төрлечә ясавына ирешү өчен, комбинат хезмәткәре Әскәр Шәех-Алигә машинка конструкциясенә үзгәрешләр кертергә туры килә. А.Тимергалин 7) к. үлчәм ( 4 мәгъ.). Строфаларны төрләндерү, үлчәүләрне, ритмиканы баетырга тырышу – Н. Арсланов иҗатының табигый өлеше. Ә.Баян. Бәетнең үлчәве дә шул көйгә туры килә. Г.Рәхим 8) Кыз һәм Чаян йолдызлыклары арасындагы якты йолдызлык. Үлчәү йолдызлыгы күзгә ташлана торган йолдызлыклардан түгел, һәм халык аны аерып атап йөртмәгән дип уйларга кирәк. А.Тимергалин. Әсхәт Үгез елында, Үлчәү йолдызлыгында туган. Г.Шәйхи 9) Елның шушы йолдызлык күктә күренгән вакыты; зодиак йолдызлыгының 24 сентябрьдән 23 октябрьгә кадәрге вакыты 10) Шул йолдызлыкта туган кеше. Гаиләле үлчәүләрнең тормышында да яңалыклар көтелә. Әгерҗе хәбәрләре. Үлчәүләр өчен апрель ае – иҗади ачышларга бай ай. Йолдыз 11) күч. Бәяләү, бәяләү критерие. Кабилә, партия, картлык, яшьлек кебек, электән төзелгән үлчәү буенча, боларны һәркемнең дәрәҗәсенә карап өләштеләр. Г.Ибраһимов. Хәер, Фәтхулла хәзрәтнең белем даирәсен үлчәргә аның вакыты да тар булды, ә ул белемнәр гадәти үлчәүгә сыймый иде инде. А.Тимергалин 12) күч. Чама. Котылып чыккач, сөенечемнең үлчәве булмады. А.Гыйләҗев ◊ Үлчәве җитмәгән к. үлчәве таман. Үлчәве таман Бераз акылы җитми торган. Үлчәве тулмаган к. үлчәве таман. Үлчәүгә салу 1) Һәр ягын уйлап, чагыштырып карау, чамалау. Үткәнен һәм киләчәген үлчәүгә салып карады. И.Нәбиуллина; 2) Берәр мөһим нәрсәне ниндидер максат өчен куркыныч астына кую. Тормышын да, семьясының бәхетен дә үлчәүгә сала. Г.Әпсәләмов. Үлчәүгә сыймау Чамасыз, әйтеп бетергесез булу. Ачлыкка түзүе бик авыр, ә җан сызлавы аннан да хәтәррәк, үлчәүгә сыймас. Ф.Абдуллин. Үлчәүгә сыймас бу кайгыны да тизрәк үзе белән гүргә алып китәсе килә, күрәсең. Әгерҗе хәбәрләре |