ҮЛЧӘ’Ү I ф. 1) Махсус корал, җайланмалар ярдәмендә нәрсәнең яки кемнең дә булса озынлыгын, массасын, микъдарын билгеләү. Ялан үлчәмәгән, сарыклары санамаган, көтүчесе мөгезле (күк, ай, йолдызлар). Табышмак. Сырхауханәдә мине җентекләп тикшерәләр, тук-тук китереп күкрәккә, аркага бөккән бармаклары белән суккалыйлар, тыңлыйлар, басымны үлчиләр, телне карыйлар. З.Зәйнуллин

2) Нәрсәгә дә булса аның зурлыгы, микъдары, күләме һ.б. белән чагыштыру әйбере итеп карау. Бәхет бит ул – сагыну, акыллым... Мин үземә үлчәп әйтәм моны. К.Булатова. Аның туган халкына, авылдашларына күрсәткән игелеген бүгенге тормышның гадәттәге бизмәне белән үлчәп, күнегелгән бәһаләр белән бәяләп тә булмый торгандыр. Г.Шәйхи

3) күч. Күп йөрү, йөренү. Мондый таза гәүдәсе белән бер дә юктан гына урам буен үлчәп йөрмидер. М.Кәбиров

4) күч. Берәр нәрсәдән чыгып фикер йөртү, нәрсәне дә булса бәяләү; чамалау. Әле без, инсаннар була торып та, кешене һәм гыйлемен мыегы берлә киеменнән үлчимез. Г.Тукай. Һәммә нәрсәгә шул ноктадан карый, шуның буенча үлчи... Г.Ибраһимов

6) күч. Уйлау. Ах, явыз, саксыз сүз! Кем башлап атты соң? Кем үлчи белмәде сүзләрен? К.Булатова. – Үлчәп сөйлә, – диде Рәүф, Өлфәткә күзенең агы белән карап. А.Тимергалин

7) күч. Чагыштыру. Ни генә язсам да, хәзер бериш иптәшләрем шул пьеса белән чагыштырып карыйлар, шуның нәтиҗәсе белән үлчиләр. А.Гыйләҗев. Дөньялар бозылды шул, туган: иман какшады, бердәмлек бетте, бөтен нәрсәне бары тик акча белән генә үлчиләр хәзер. И.Диндаров

8) күч. Сынау, карау, күздән кичерү. Ул еш кына, дәшми-нитми, кызга озак-озак җентекләп карап тора, нидер үлчи, акылы белән хисен көрәштереп карый иде. А.Гыйләҗев. Шулар ук аны энә күзеннән кичереп, күзәтеп-үлчәп утыра. В.Имамов

Үлчәп алу Тиз арада үлчәү. Мунчадан соң кан басымыгызны үлчәп алыйм. А.Гыйләҗев. Надзиратель карандашларны санап, кисеп алып кыскартмаганнармы дип тикшереп, бер-берсенә куеп үлчәп алды да форточканы шап иттереп япты. И.Салахов

Үлчәп бетерү Бөтенесен дә үлчәү; тулысынча үлчәү. Аны [күз яшен] үлчәп тә бетерер хәл юк. Г.Исхакый. Бәхетнең гомере кыска, әмма аны кеше гомере белән генә үлчәп бетереп булмыйдыр. Г.Гыйльманов

Үлчәп бару Даими үлчәү; рәттән барысын да үлчәү. Әмма һәр адымын Людмила Борисовна үлчәп барачагын һәм үзе теләгәнчә аңлатып, боргалап торачагын белмәде. Ф.Яхин. Кайсы җиңгән дә кайсы җиңелгән дип өздереп әйтә алмыйбыз, чөнки дөньяда аларны үлчәп барырлык үлчәүләр юк. Н.Гыйматдинова

Үлчәп җиткерү Тиешле дәрәҗәдә, кирәк кадәрле үлчәү. Ул үзенең фикер сөрешендә һәм эчке мизанында ниндидер җитешсезлек бар икәнен, бөтенесен дә күреп, аңлап һәм үлчәп җиткерә алмаганын аермачык тойды. А.Тимергалин

Үлчәп кую Алдан үлчәү. Гомумән дә, тормышта Хәмит кебек булырга кирәк ул: һәммә нәрсәне алдан үлчәп куярга, үз кирәгеңне белеп һәм күздә тотып хәрәкәт итәргә! Ф.Яхин. --- кайда авыррак һәм кайда җиңелрәк икәнен анда кем ничек итеп алдан үлчәп куя алсын... Р.Могыйнов

Үлчәп тору Даими үлчәү; әле хәзер үлчәү . – Андый чакта, Фазылҗан, үлчәп торып булмый инде, – диде профессор уйчан гына. Г.Әпсәләмов. Тормышта моны уйлап, үлчәп торып буламыни?! А.Гыйләҗев

Үлчәп чыгу Барысын да, тулысынча үлчәү. Назимов Зубановны күзе белән баштанаяк үлчәп чыкты. Г.Әпсәләмов. Таймас Апанаевлар йортының урынын адымлап үлчәп чыкты. А.Тимергалин

Үлчи бару Һәммәсен тоташтан үлчәү. Без савабыз, тегеләр һәр сыерның сөтен аерып үлчи бара. К.Тимбикова. Көймәләр берәмләп яр буена чыга торды, хөкемдарлар тотылган балыкны бизмәнгә салып үлчи барды. Безнең гәҗит

Үлчи башлау Үлчәргә тотыну. Кайда бер җүнле ат күрсә, хәзер шуның тешен карый, тоякларын карый, буен-фәләнен үлчи башлый. Г.Ибраһимов. Бераз хәл алып яңадан җир үлчи башлый. А.Гадел

Үлчи тору Әлегә үлчәү; һәммәсен үлчәү. Ә әсәрләрне замана һәм фән бары тик бер генә бизмәнгә салып үлчи торыр, ул тарихи дөреслек һәм әдәбилек тәлинкәләреннән гыйбарәт, аның үлчәм берәмлекләре гаделлек булыр. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә