ҮЛЧӘНҮ ф. 1) кайт. юн. к. үлчәү. Үлчәнгән идем, авырлыгым арта төшкән. А.Гыйләҗев

2) төш. юн. к. үлчәү. Отчёт собраниесе алдыннан гына барысы да үлчәнеп, исәпкә алынган иде бит ул. В.Нуруллин. Йөкләр үлчәнде инде

3) Берәр нинди үлчәү чарасы белән билгеләнү. Минем вакыт, кайберәүләрнеке кебек, алай секундлап үлчәнми. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә