ҮЛЧӘНЕШСЕЗ с. 1) мат. Үлчәнешләре булмаган, үзләрен уртак үлчәм белән үлчәп булмый торган (чагыштырыла торган саннар тур.). Квадратның диагонале һәм аның яклары кебек кисемтәләрне үлчәнешсез кисемтәләр дип атыйлар. Алгебра. Моның өчен кешеләргә һәм гомумән Җир тереклегенә вакытлыча наноформага күчеп, үлчәнешсез нуль ноктага әйләнеп торырга мөмкин булыр иде. А.Тимергалин 2) Рухи. Суфиларга «үлчәнешле һәм үлчәнешсез дөньялар» төшенчәсе мәгълүм булган. А.Тимергалин |