ҮЛЧӘНЕШ и. 1) физ. Үлчәү нәтиҗәсе. Үлчәнеш мәгълүматлары зур төгәллек белән эшкәртелә. Фән һәм тел. Биредәге «Ромашкинский» мәйданында эш күләме 162 квадрат километрны тәшкил итә икән, физик үлчәнеш буенча ул 16 мең 700 физик нокта дигән сүз. Бөгелмә авазы

2) мат. Үлчәнә торган зурлык (озынлык, мәйдан, үлчәм). Картонның баштагы үлчәнешләрен табыгыз. Алгебра

3) физ. Бирелгән зурлыкның берәр системада нигез итеп алынган зурлыклардан бәйлелеген күрсәтә торган аңлатма; русчасы: размерность

4) к. үлчәм ( 3 мәгъ.). Әйтерсең ул башка үлчәнештә яши иде. Акчарлак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә