ҮЛЧӘМЛЕ с. 1) Билгеле бер үлчәмдәге, үлчәме алынган. Арада 11 гә 11, 12 гә 12 үлчәмле вәзен төрләре дә бар. Х.Миңнегулов. Шундый ук, тик башка үлчәмле бер ишек эшләргә кирәк. Д.Булатова

2) Үлчәп, үлчәм буенча сатыла торган. Үлчәмле тәм-том

3) күч. Үлчәп, уйлап эшләгән, эштә һәм сүздә чама белгән. Яңа заман килсә дә, Сабир Кәшфиевич кебек гамәлдә һәм сүздә үлчәмле затларны үзгәртергә тиз генә мөмкинме? Ф.Яхин. Аның кыланышлары үлчәмле, илһамлы, йөзе нурлы, түмәр аягы да үзе кебек. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә