ҮЛЧӘМ и. 1) Үлчәү берәмлеге. Ә авырлык үлчәме гөрәнкә дип әйтелә ---. Ф.Галимуллин. Аякның аерым өлешләре атамалары да озынлык үлчәмен белдерә ---. Фән һәм тел 2) Берәр нәрсәнең зурлыгы, күләме; размер. Менә аның көпшәсенең үлчәме! З.Бигиев. Яңа шлемнар үлчәмнәре белән бик кечкенә һәм авырлыклары да җиңел иде. В.Исламетдин 3) Мистик, икенче дөнья урнашкан дип күзалланган яссылык һәм шул рәвешле урнашкан дөнья. Ул бүтән дөньяда, бүтән үлчәмдә яши башлады. Г.Гыйльманов 4) шигъ. Шигырьдә ритмның нигезен тәшкил иткән, закончалыклы рәвештә кабатлана торган элементларның (басымлы һәм басымсыз, озын һәм кыска иҗекләр) комбинациясе. Шигырь азакка кадәр шулай ирекле үлчәмдә бара. М.Шабаев. Мөнтәкыйд гарузның дүрт буынлы рәмәл үлчәме белән язылган. Х.Миңнегулов 5) мат. Чагыштырылган ике зурлыкның үзара нисбәте. 20 литрны бишкә тапкырлагач хасил булган саллы базис майлылыгына, ягъни 3,4 кә бүләбез дә хисап үлчәмен чыгарабыз. Ватаным Татарстан 6) күч. Нинди дә булса әйберне, күренешне бәяләү өчен нигез булган нәрсә; бәяләү критерие; үрнәк, эталон. Алиһә, гүзәллек үлчәме буларак, аның аңында кабына да сүнә. Р.Батулла. Ринатның бөтен байлыгы куен кесәсендәге блокнотка язылган җырлар булса, берничә авылда кибет тоткан Азаматның үз үлчәме иде. А.Әхмәтгалиева |