ҮЛЧӘГЕЧ и. 1. 1) Берәр нәрсәнең авырлыгын я озынлыгын үлчи торган әсбап яки махсус җайланма; үлчәү. Сәлимнәр янына ике-өч адым килеп җитәр-җитмәс, ул туктады да, итек кунычыннан җыелмалы үлчәгеч чыгарып, бер бүрәнәнең пычкы белән ярылмыйча калдырылган төп башын үлчәп карады. М.Галәү. Без һәр килгән йөкне сиртмәле үлчәгеч белән үлчибез дә, әржәгә күпме сыйганын белгәч, чама белән шул санны язып куябыз. Ә.Баян

2) күч. Эшне, тирә-юньне һ.б.ш.ны бәяли торган нәрсә. Чын мәхәббәт – барлык нәрсәгә үлчәгеч. М.Хуҗин. Тарихны тыңлыйсың, вакыт дигән үлчәгечнең дәвер эзләрен капшыйсың – соклануың арта. М.Рәфыйков

2. с. мәгъ. Нәрсәне дә булса үлчи торган. Шунда ук үлчәгеч резервуарлар, трап, арматура һәм культбудкалар. М.Хәсәнов. Иң авыры шунда: түшәлгән йонның ни калынлыгын, ни тыгызлыгын-тигезлеген үлчәгеч нәрсәләр юк, барысын да бармакларың белән капшап чамаларга туры килә. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә