ҮЛҮ ф. 1. 1) Яшәүдән, тереклек итүдән туктау. Канкояр патша үлгәч, аның урынына өлкән улы Капкорсак-Бушборчакны патша иттеләр, ди. А.Алиш 2) Һәлак булу; нәрсәдер хакына башны салу. «Үләргә икән үләргә, тик дошманның үзен дә юк итеп үләргә!» – дип, рация аша утны үз өстебезгә яудыра башлауларын сорадык. В.Нуруллин. Син каһарманнарча сугыштың, каһарманнарча үлдең. Г.Әпсәләмов 3) күч. Тәмам югалу, юкка чыгу, бетү. Үлде рухым. Калмады һич рәхәтем ---. Г.Тукай. Кыскасы, халык үзен үзе оныта, үлә... А.Тимергалин . Шигырь тумас борын үлде. В.Нуриев 4) күч. Тыну; эшли, хәрәкәтләнә алмас булу. Мең ярым скважина тынды. Су кудыру насослары үлде. А.Гыйләҗев 4) күч. Кемне яки нәрсәнедер нык ярату, аңа табыну, аның өчен җан ату, бик нык мавыгу. « Соната»лар белән кибет тулган, ә заманында артист халкы аның өчен үлә иде!.. А.Гыйләҗев 5) күч. Берәр эш-хәрәкәт, хис һ.б.ш.га артык бирелү, гел шуның белән мәшгуль булу. Үләсең шикләнеп! Үләсең инде эшләп! 2. ы. мәгъ. Шатлану, гаҗәпләнү, зарлану һ.б.ш. хисләрне белдергәндә әйтелә. Үләм, чукынчык, Галиев дип торам! М.Мәһдиев. Уф, үләм, тамагым кипте, аннары ашыйсы да бик килә. В.Нуруллин. Җәмилне күрсәң, ак күлмәк өстеннән кара галстугын тагып алган, кыяфәт җитди, билләһи, үләм инде, үләм. Н.Хәсәнов ◊ Үләм дисәң дә Ничек кенә тырышсаң да, берничек тә. Әтиемнең бит бик хәтәр ягы да бар: шулай дәшми генә йөреп, берәр төрле карарга килсә, аны инде үләм дисәң дә үзгәртеп булмаячак. Ә.Еники. Монда, үләм дисәң дә, бер утыргыч тапмассың. Р.Габделхакова. Үләр чиктә Ахыр, иң соңгы чиктә. Үләр чиктә дә дөреслекне белмәсен. Сөембикә. Үлгәндә дә Беркайчан да. Үлгәндә дә авызыңа су салмас Гаять дәрәҗәдә яман, явыз кеше турында. Үлгән йөрәкле Хиссез, тойгысыз, битараф кеше. Шунда ук ире дә утыра: ваемсыз, катып калган, үлгән йөрәкле бер бәндә. Р.Мостафин. Үлгәннән калу Үлә язу, чак кына үлмәү. Үлгәннән калып, ярты ел урын өстендә яткан Мөнирҗаннан да кабат кеше ясадың бит! Н.Әхмәдиев. Шундый каты итеп сукты, Гапсаттар үлгәннән калды. Ф.Яхин. Үлдем дә киттем Көтелмәгән сүздән, гамәлдән нык гаҗәпләнү, шаккату, аптырап калу. Үлдем дә киттем шушы сүзләрдән. З.Мәхмүди. Үлеп терелү Өмет өзгәннән соң өметләнү, көчле рухи тетрәнүләр кичерү. Әниебез үзе дә ул көннәрне үлеп терелгәндер. Безнең гәҗит. Үлсәм үләм «Максатка ирешү өчен, бар көчемне куярга әзер» мәгънәсендә. «Үлсәм үләм, ләкин сезнең ышанычны акламый калмаячакмын!» – дип әйтергә теләгән идем. В.Нуруллин. Үлсәм үләм, әмма сине урламыйча, моннан китәсем юк. В.Имамов Үлә бару Рәттән үлү, булган бере үлү. Балалары туа барды, үлә барды. З.Зәйнуллин. --- бүгенге көндә Җир шарында һәр сәгать саен йөз илле тере организм юкка чыга, үлә бара. А.Хәсәнов Үлә башлау Үлү билгеләре күренү. Кеше үлем алдында булган, үлә башлаган, ә сез бәладән тартып аласы урынына, гайбәт чәйнәтеп, аңа кабер казыгансыз. Г.Кутуй. Кояш нурларыннан мәхрүм калган Җирдә тереклек туңып, шиңеп, сулып үлә башлаган. Г.Гыйльманов Үлеп бару Акрынлап үлү; әле үлә башлау. Горур лачын кебек, дошманнары белән көрәшеп үлеп бара ул. Г.Әпсәләмов. – --- ике ел инде корылыктан игеннәребез корыды, халкыбыз ачка үлеп бара, малларыбызны да ашап бетердек, сездән иганә сорарга килдек! – диделәр. Г.Гобәйдуллин. Бу юлы елмайган килеш үлеп барган Сайдәне Түләкнең көчле куллары өскә – якты дөньяга алып чыкмадылар ---. Г.Гыйльманов Үлеп бетү Барысы да үлү; тәмам үлү, җан бирү. Мәймүнә пәйгамбәрнең башка хатыннары үлеп беткәнче яшәгән дип сөйлиләр. А.Тимергалин Үлеп җитү Тәмам үлү. Сабый бала, туңса да, үлеп җитмәгән иде әле. Г.Ибраһимов Үлеп китү Көтмәгәндә, кинәт үлү. Әгәр дә мин үлеп китсәм, Ирочканы эзләп тап. Г.Кутуй. Шундый зур империя төзе дә үлеп кит, имеш! А.Хәсәнов Үлеп кую к. үлеп китү. Чыңгызхан көтмәгәндә генә яуда үлеп куя. А.Хәсәнов Үлеп тору Даими үлү, бер-бер артлы үлү. Зират кырында яшисез, яшьләр үлеп тора, килгән чаклар булгалар, кагылырмын! А.Гыйләҗев. Әгәр гаиләдә бер-бер артлы балалар үлеп торса, яңа туган кызга да, малайга да Калсын, Үлмәс, Үлмәскол, Яшәр, Торсынбай, Торсынай һ.б.ш. исемнәр кушалар. Г.Шәйхиева Үлеп яту Әле, хәзер үлем кичерү. Янәшә генә бер сугышчы үлеп ята иде. Г.Әпсәләмов. Тиз генә аңламассың да шул: ул үлеп ята, ә аннан: «Ник елыйсың?» – дип сорыйлар. Г.Гыйльманов |