ҮЛМЕШ и. 1. сөйл. Берәүнең үлгән көне, вакыты. Шуның кебек әгәр кешенең тумышыннан алып үлмешенә кадәр --- бу кешенең дөньяда бар икәнлеген раслый торган төп ике документта --- исем-фамилияләр бозып языла икән, андый документны закон нигезендә кешенең алмаска хакы бар. Х.Сарьян 2. с. мәгъ. Үлгән, мәрхүм. Монда шуны әйтергә кирәк: Алтайдан Днепрга кадәр сузылган киңлекләрдә очрый торган төрки кабер һәйкәлләрендә – балбалларда үлмеш кеше ике куллап күкшин тоткан кыяфәттә сурәтләнә. Фәнни Татарстан |