ҮЛЕШ и. 1. 1) Күпләп үлү күренеше, кырылыш. Әллә кайда, еракта, Комсызлар торган якта – Тагын телиләр, имеш, Булсын дип сугыш, үлеш. Ш.Маннур. Җир белән Күк, сугыша-сугыша, Миллиардлап үлеш китәр... И.Юзеев 2. ы. функ. 1) Югары, түзеп булмаслык дәрәҗәгә ия хәлне белдерә. Берзаман шулай Украинада бер ташландык йортның чормасына менеп яшерендек тә юлны күзәтәбез. Төчкерәсе килә бит, каһәр төшкере. Үлеш! --- түзәр әмәл юк. А.Гыйләҗев. Үлеш анда! Хәтәр эссе салдым, бал сиптем, иң тәмле чагы... Р.Батулла 2) Кешедәге, әйбердәге берәр сыйфатның югары дәрәҗәдә булуын белдерә. [Сания:] Сине бер хатын ике сәгать аулады. Үлеш, шундый фырт! Н.Гыйматдинова |