ҮЛЕПЛӘР рәв. сөйл. к. үлеп. Мин аны яраттым, мин аңа үлепләр гашыйк булдым, Чокыр кордаш, үлепләр гашыйк булдым. М.Хәбибуллин. Фатыйманың үлепләр баласын барып күрәсе килде, йөрәге ярсыды. З.Кадыйрова

Үлепләр тору к. үлеп тору. Син әнә гелән кан бирмәсәң дә, углан өчен үлепләр торасың, гәрчә баккан булсаң гына да... М.Хәбибуллин. Шәфкатьбикә әбекәем дип үлепләр торыр иде, авыр туфрагы жиңел булсын инде. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә