ҮЛЕМТЕК и. этн. Мәетне җирләгәндә кулланыла торган кирәк-ярак, кәфенлек, садака итеп бирелә торган әйбер, чыгымнарны каплау өчен акча һ.б.ш. [Тимерхан карт:] Карчыгының үлемтекләр, нафталинлы энҗе калфаклар, көмеш тәңкәләр саклана торган сандыгын ачып, калтыранган куллары белән таушалып беткән өч өчлекне һәм бер тимер берлекне алып бирде. А.Гыйләҗев. Яңгырлы озын-озак кичләрдә Суфия еш кына үлемтеккә дигән малларны барларга ярата. К.Кәримов. Татар хатыны үлемтек әйберләрен алдан кайгырта. Ш.Галиев |