ҮЛЕМСЕЗ с. 1) Мәңге яши, үлми торган, беркайчан да юкка чыкмый торган. Томас Морның (1478 –1535) хыялый «Утопия»сендә дә халыкның күпчелеге бердәнбер, үлемсез, үлчәүсез, аңлап һәм белеп бетергесез Аллага табына ---. А.Тимергалин 3) Җиңелү белмәс, һәрвакыт өстен чыга торган. Үлемсез мафия бу юлы да отышта калды. Д.Гыйсметдин 4) күч. Кешеләр күңелендә мәңге саклана торган, онытылмаслык. Шушы мәһабәт цехлар, гигант заводлар – сезнең үлемсез эшегезгә мәңгелек һәйкәл ул, әти. Н.Хәсәнов. Адәм баласы бары тик җаны, эшләгән эшләре белән генә үлемсез була ала. А.Хәлим. Ә, гомумән, шагыйрь үләме? Тәне үлер, шигыре, җыры калыр, Үлемсез бит аның үләңе!.. Г.Гыйльманов |