ҮЛЕМЛЕ с. 1) Үлә торган; мәңгелек булмаган. Шулай да ул сорыйсы иткән: – Дөньяда һәммә нәрсә дә үлемле, монысын мин дә беләм, әллә үлемсез бер Аллаһы Тәгалә генәме? Ф.Яхин

2) Үлемгә дучар булган; үлгән. Шикле үлемле мәетләр арта. Татарстан яшьләре

3) Үлем алып килә торган, үлем белән яный торган; үлем-китем күп булган. Яңгырсыз еллар, кытлык еллар, ач үлемле еллар тагын үзенең бөтен куркынычлары белән авылның йөрәген ала башлаган иде. Г.Ибраһимов. Менә бит нинди хәтәр, үлемле хәлдән дә исән-имин чыга белгән минем Шамил дус! Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә