ҮЛЕ’-МӘЛЕ рәв. 1) Тирән изелеп, изрәп. Егет арып, мәлҗерәп бетте, ди. Кайту белән, үле-мәле йокыга китте, ди. Әкият

2) Бик каты, тәмам хәлдән тайганчы, аяктан егылганчы. Кайбер олаучылар үзләре генә түгел, атларын да эчертәләр, ә атлар, күзләрен тондырып, иреннәреннән ак күбекләр чыгарып, үле-мәле чаба башлыйлар. А.Таһиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә