ҮЛЕМ и. 1) Организмда яки аның бер өлешендә матдәләрнең биологик алмашынуы тукталу хәле; организмның һәлак булуы. Кылганнар – мәңге тукталуны, кибүне, үлемне белмәс дала үләннәре! В.Имамов . Үлем исә мәңгелек серләрен эзләүнең тагын бер юлы. А.Нәҗми 2) Кеше яки хайванның яшәүдән туктау күренеше. Ничек килсә дә – үлем бер. Мәкаль. Шунда үз үлеме белән үлеп китә бугай. А.Хәсәнов 3) күч. Хөкем нигезендә үтерү җәзасы. Демократлар Платонның остазы Сократны да үлемгә хөкем итәләр ---. А.Тимергалин. Рөхсәтсез чикне үтүчегә җәзаның да иң көчлесе – үлем җәзасы каралган. А.Нәҗми 4) күч. Бетү, югалу, юкка чыгу күренеше. Галимнәр дөньядагы 6000 телнең фәкать 600 енә генә үлем куркынычы янамый диләр. А.Тимергалин 5) күч. Бик начар хәл. Эш-тормышыңны тамак хакына хезмәт итүгә тигезләү иҗат кешесе өчен үлемгә тиң... А.Гыйләҗев ◊ Үлем авызы Һичшиксез үлемгә китерә торган нәрсә; бик куркыныч урын. Ул бит сугышның эченнән, Газраилнең үлем чалгысы астыннан, үлем авызыннан ычкынып кайткан. Г.Бәширов. Ни пычагыма дип син безне үлем авызына алып килдең? В.Имамов. Күрәләтә торып ник керттең аны үлем авызына? Г.Гыйльманов. Үлем авызыннан тартып алу Һәлакәт, куркыныч алдында торучыны коткару. Киресенчә, ул аларның гомерен үлем авызыннан тартып алырга тиеш. Ш.Маннур . Сез тагын бер тапкыр карт исәрне үлем авызыннан тартып алдыгыз. Г.Әпсәләмов. Үлем аклыгы Нык курку яки авыру сәбәпле, йөз агару. Мәрьям исә, баскан урынында катып калып, тыны киселде, йөзенә үлем аклыгы чыгып, күзләреннән хәят әсәре югалды. Г.Ибраһимов. Күп кан югалтуданмы, бүтән сәбәптәнме, егет тәмам хәлсезләнгән, йөзенә үлем аклыгы кунган була. С.Сабиров. Үлемгә бару Бик авыр, куркыныч, үлемгә китерергә мөмкин булган эшкә алыну. Ә минем өчен директор янына керү – үлемгә бару белән бер. В.Нуруллин. Кемнең күрә торып үлемгә барасы килсен?! А.Хәсәнов. Үлем исереклеге Үләр алдыннан аңның чуалуы, төзек фикер йөртә алмау. Әбинең улы белән килене, моны үлем исереклегенең көйсезлеге генә дип, әбинең ялваруларына игътибар итми икән. Р.Батулла. Үләргә яткан көннәрендә төпчеге Мәрьямне чакырып, елый-елый, үлем исереклеген җиңеп, васыятен әйтте ---. Д.Булатова . Үлем тырнагы к. үлем авызы. Ләкин өлгерә алмады, Зәйни үлем тырнагына эләккән кебек акырып, ишеккә таба атлады... Г.Ибраһимов. Җанымны синең өчен үлем тырнагына бирергә әзер! З.Мәхмүди. Үлем тырнагыннан тартып алу к. үлем авызыннан тартып алу. Өметле яралыларны табарга, тизрәк ярдәм күрсәтергә, үлем тырнагыннан тартып алырга тиешләр иде. Х.Камалов. Мин аны үлем тырнагыннан тартып алдым. Н.Фәттах. Үлем түшәге Бик көчле, авыр чир; дәваланмаслык авыру. [Эшче:] Шул кеше кемнеңдер гаебе, җебегәнлеге аркасында үлем түшәгенә егылсын әле. А.Гыйләҗев . Ә алар хәтта үлем түшәгендә дә безнең турыда уйлыйлар. А.Нәҗми . Үлем түшәгенә (түшәгендә) яту Бик нык авырудан аяктан калу, авыр хәлдә булу. Атасы үлем түшәгенә яткач кына кайтып, үткән эшләреннән елый-елый тәүбә итеп, картның бәхиллеген алган. М.Әмир. Җитмәсә, әнкәсе үлем түшәгендә ята. А.Гыйләҗев . Үлем элмәге 1) к. үлем авызы . Ниндидер бер чүп кенә имза хакына нормаль кеше үзенең улын үлем элмәгенә тыгамыни? В.Имамов . Исән калдылар бит, үлем элмәгеннән котылып. З.Зәйнуллин; 2) Авиациядә элмәкне хәтерләткән югары пилотаж фигурасы. Истребитель, күз ачып йомганчы өскә чыгып, үлем элмәге ясады ---. Г.Әпсәләмов. Аларның берсе, үлем элмәге ясап, бомбардировщикка ут ачты. Р.Ибраһимов. Үлем якасы к. үлем авызы. Бөтенләй бетеп җитмәвенә ачу килә килүен, шулай да үлем якасыннан ычкынып, хәзерге хәлгә килүгә дә шатланасың. Г.Ибраһимов |