ҮЛЕКЛӘ’Ү ф. Тән тукымасы яраланып үлек (II) җыю, эренләү. Күпереп шешкән беләге хөрмә төсле каракучкылланып ялтырый, теш эзенең берсе үлекләгән иде. Ф.Садриев. Ә минем, муены аска килгере, башы беткере аппендикс һаман үлекли бит әле, жөй дә ябылмый. А.Хәсәнов

Үлекләп бетү Бик нык үлекләү. [Балаларның] --- иң кечкенәсе бетчәләп, үлекләп беткән арык бармагын суырырга тотынды. М.Галәү. Алар [гарип балыклар] дөм сукыр, күзләре бөтенләй юк, ә тәннәре тишелеп, үлекләп беткән, уч-уч йолкынып, кубып чыккан иде. Ф.Бәйрәмова

Үлекләп йөрү Озак вакытлар үлекләү. Эт тешләгән урындагы яралар һаман үлекләп йөри, бөтен балтырым гөбедәй булып шешкән. С.Таҗетдинов

Үлекләп килү Аз-азлап, акрынлап үлекләү; күптәннән үлекләү. Палатада бер кеше бар иде, тездән аягын кискәннәр, ә өске өлеше каралып, үлекләп килә, чери башлаган, кыскасы. Авыл офыклары

Үлекләп тору Озак үлекләү; әле, хәзер үлекләү; бераз үлекләү. Аягының балтыр сөяге авырта, берничә урыннан тишелеп, үлекләп тә тора иде. В.Нуруллин. [Искәндәрнең] чырае ап-ак, кулының киселгән җире әле һаман сызлап, үлекләп тора. З.Мәһмүди

Үлекли башлау Үлекләргә тотыну. Шул яра үлекли башлаган да, Мстислав, өенә дә кайтып җитәргә өлгермичә, яман шешенеп, җан тәслим кылган. В.Имамов. Бу вакытта җәрәхәт үлекли башлый, гайморит пәйда булу куркынычы арта. Саба таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә