ҮЛЕК I и. 1. Үлгән кеше гәүдәсе, мәет. Туйга да шул әтәч башын өзәләр, үлек ашына да. Мәкаль. Белерсең син боларның мәхшәре дип, Бу бозларны – үлекләр гаскәре дип. Г.Тукай. Ә Назимов караңгы төшкәнче үлекләр арасында ятты, аннары торып, күзе караган якка китте. Г.Әпсәләмов

2) күч. Хәрәкәтсез, җансыз нәрсә

2. с. мәгъ. 1) Үлгән, тереклеге югалган, җансыз . Гашыйклыктан онытты ул үлек шаһзадәләрне дә. Г.Тукай. Мин шул урманнарга карыйм да алар өстендә Латыйф абзыйның үлек гәүдәсен күрәм. Ә.Еники

2) күч. Тиешле, уңай сыйфатларга ия булмаган. Кайгы белмәс, дөнья җимерелгәндә дә хәсрәт чикмәс үлек йөрәкләр барлыгын ишетәбез. Г.Ибраһимов

3) күч. Җансыз, күңелсез; буш. Ләкин тора-бара очы-кырые күренмәгән үлек дала аны борчый, шомландыра башлады. Ә.Еники

4) Тонык, тәэсирсез, берни чагылдырмаган; хәлсез. – Мулла, аз гына да борчылмыйча, шул элекке үлек, тонык сүзләре белән җавап бирде. Г.Ибраһимов. Кәгазь битенә әллә нинди салкын, үлек юллар гына тезелә. Г.Әпсәләмов

3. рәв. мәгъ. Үле хәлдә. Гүя минем алдымда Нәфисә түгел, Кадрия ята... юк, икәве дә үлек яталар, имеш. Г.Кутуй. Судмедэксперт хезмәткәрләре бала үлек туган димәкче. Кызыл таң

Үлек ашаучы Бик тә саран, кысмыр кеше. Үлек йокысы белән йоклау к. үлек кебек йоклау. Йортта аңа бер генә ишек тә, хәтта ата-анасы ишеге дә ачылмады, барысы да үлек йокысы белән йоклыйлар иде… Ф.Бәйрәмова. Катының, төн ката шигер-мигер язып, иртән үлек йокысы белән йоклый ул! Н.Гыйматдинова. Үлеккә сөлек салгандай Эш үткәч, файдасызга ярдәм күрсәткән булып кылану. Үлек кебек агарыну Нык курку, кот алыну. Карт хәлфә, бу хатны хәзрәткә укыгач, үлек кебек агарынды, теле тотлыкты ---. Г.Ибраһимов. --- бомбёжка вакытында үлек кебек агарындыгыз. Г.Әпсәләмов. Үлек кебек йоклау Тирән йокыга талу; бик каты йоклау. --- үлек кебек йоклаганмын, хәтта бер генә тапкыр борылмаганмын да. Ә.Еники. Фәүзия үзенең бүген төнлә үлек кебек йоклавына аптырап уянды. Т.Гарипова. Үлекләрнең фатихасы, терекләрнең догасы белән Бакыйлыкка күчкән һәм исәннәрдән яхшы кешеләрнең теләктәшлеге белән эшләнгән. Үлек төсе иңү к. үлек төсе керү. Үлек төсе керү Бик нык агарыну, төссезләнү. Аңа [Сөен-бикәгә] үлек төсе кергән иде. Һ.Атласи. Җыерчыкланып беткән какча йөзенә үлек төсе кергән, ябыккан гәүдәсе бары тире дә сөяк. Г.Хөсәенов. Үлек чыккан төсле (кебек, шикелле) Кайгылы, хәсрәт тулы авыр тынлык, күңелсезлек. Барысы да үзләрен үлек чыккандагы кебек кыен, уңайсыз сизделәр. Н.Фәттах. Үлек чырае чыгу к. үлек төсе керү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә