ҮЛЕ с. 1. 1) Үлгән, яшәүдән туктаган, тереклеге беткән, җансыз. Үле бүренең башы белән Тере атаңны куркытма, Токымыңны орасы! Дастан. Шул төнне ул үле бала тапты. Р.Батулла

2) Корыган, кипкән, шиңгән . Багана чери – җир белән тере багланышы юк, җиргә кендеге тоташмаган үле агач инде ул. Ш.Галиев

3) күч. Тонык, салкын, җылылыгы булмаган, бернинди хис чагылдырмаган. Үзе шомлы, үзе серле яктылык гаҗәеп үз һәм коточкыч ят булып, үле күздәй карап тора күшегеп ---. Р.Харис. Әмма, авызын ачып сүз ката алса да, аның карашлары үле ---. Г.Гыйльманов

4) күч. Тереклек, яшәү билгеләре чагылмый торган. Үле урманга шунда ук җан керде. Җ.Тәрҗеманов. Ул планетада үле шәһәрләр, эре индустрия объектлары әкрен генә таркалып ята ---. З.Мифтахов // Тереклек юкка чыгарылган. Озак, бик озак барды алар кипкән, актарылып ташланган үле җир буйлап. Ф.Бәйрәмова // Хәрәкәтсез, өнсез, тереклек билгеләрен тәмам югалткан сыман. Дулкыннарның актык сугылуына мол чыдамады. Һәм җансыз булып, диңгез төбенә, үле дулкыннар катына шаулап төшеп китте. Г.Коләхмәтов. Кара инде бу каланы, көрткә чумып, карга-саесканнар тавышына эреп, үле йокыга киткән. Ф.Яхин

5) Эшләүдән туктаган. Телефон үле иде. М.Кәбиров

6) Табыш, файда китерми, үсем бирми торган. Чамадан тыш чыгымнарга корылган, бизнес һәм культура үсешенә ярдәм итми торган биналар – үле капитал. Р.Хәкимов

7) Берәр төрле активлык, эшчәнлек туктап торган яки кимегән. Торак бәяләре базарында үле сезон. Кызыл таң

8) Кулланылмый, эшкә ярамый торган, кирәксез. Без үле фактлар арасында гомер итәбез, ә алар символлар һәм билгеләр арасында яшиләр. И.Вәлиулла

9) Тәэсир итми, нәтиҗә бирми торган, файдасы булмаган. Сәгать төрле очраклы кунаклар өчен дип тоткан бер тәрәзәле почмак бүлмәдә эленеп тора һәм күптәннән йөрмәгәнгә охшый, чөнки эленеше үк туры түгел – ул үле бер декорация генә булып калган. А.Тимергалин

10) күч. Бернинди тавыш та ишетелмәгән, абсолют. Өч сәгатьтән соң таулар арасындагы үле тынлык әрнүле ыңгырашулар, җил улаулары белән алмашынды. Г.Әпсәләмов

11) махс. Берәр тәэсир өчен ирешелгесез; игътибар, караш, берәр нәрсәнең тәэсире тышында. Хәзер ул танкның пулялары тия алмый торган үле арада иде. Г.Әпсәләмов

12) күч. Матурлыгын, ачыклыгын югалткан, сулган, тоныкланган. Ул баягыдан да шыксыз, үле төсләр сеңгән казна йортының ярым караңгы коридорына чыкты. А.Гыйләҗев

13) күч. Гамәлдән чыккан, кулланылудан туктаган. XX гасырда үле телләр исемлеге шактый «баеды». А.Тимергалин. Тел төзелешен өйрәнгәндә, галимнәр продуктив кушымчалар, продуктивлыгын югалткан кушымчалар, үле кушымчалар дигән терминнар белән дә эш итәләр. Ф.Хисамова

14) күч. Җансыз табигатькә караган. Оста рәссам үле ташка хәрәкәт бүләк иткән – берне генә түгел, әллә ничә хәрәкәт... А.Тимергалин. Бу җиһанга үле материя итеп карау – үзе бер гакылсызлык. З.Мәхмүди

15) күч. Агулы, үтерә торган. Абелхәятның капма-каршысы – үле су. А.Тимергалин

2. и. мәгъ. 1) Мәет; үлгән кеше. Авыл урамы үле чыккан йорттай бушап калыр. М.Маликова

2) Үлү очрагы; үлем. Ә бер китүеннән ул кайтмады, үле хәбәре килде. Н.Әхмәдиев

3. рәв. мәгъ. Үтә, бик нык. Тик йөрәкне алдым кулга, Ул әйләнгән җансыз бозга. Ул сап-салкын, үле салкын, Вулкан ата. Б.Ибраһим

◊ Үле дисәң гүрдә юк, тере дисәң санда юк Булдыксыз кеше. Үле җаннар Чынлыкта булмаган яки үлгән, кәгазьдә ялган рәвештә бар дип күрсәтелгән кешеләр. – Ике-өч ел элек үк башка шәһәрләргә киткән «үле җаннар» ник бүген дә сезнең оешмада исәптә тора? дип, сәлам дә бирмичә ишектән атылып кергән ярсу кызны күргәч, киң өстәл артында утырган беренче секретарь аны күн тышлы кәнәфиеннән кузгалып каршылады. В.Имамов. Үле нокта Эшнең кузгалмыйча, башлана алмыйча, тик тору хәле. Ләкин һаман саен сүздә генә калу килешми, күмәкләшеп, оешып, әртилебез белән тотынып, бу юлы эшне «үле ноктасыннан» кузгатып җибәрик, көнчел ут күршеләребез дә, уңай нәтиҗәсен күреп, муен артларын кашырлык булсын. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә