ҮЛӘТ и. 1) Гадәттә, берәр йогышлы авыруның киң таралуы сәбәпле, халыкның, мал-туарның күпләп үлү күренеше; эпидемия. --- җәй башында көтү кырга чыккач, җирне капка кебек итеп казып, һәммә хайванны шул җирдән үткәзәләр, җәй буенча хайванга үләт тимәсен дип. К.Насыйри. Ул чакларда әле бер, әле икенче авылда ваба үләте чыккан. Г.Әпсәләмов

2) күч. Кешеләрнең күпләп үлүенә китерә торган афәт; кыргын. Һәйкәлдә исемнәре язылган кешеләр безнең кадерле туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез, алар дөньяны фашист үләтеннән коткарды. З.Мурсиев

3) сөйл. тирг. Берәү тарафыннан начар, юньсез дип бәяләнгән кеше, шундый кешегә карата әйтелгән тиргәү сүзе. Комсомол җыелышына барган идем, анда да теге үләтне уйлап утырам бит!.. А.Гыйләҗев. Нәрсәләр мыгырдап утырган була бит, үләт! З.Хәким

Үләт еккыры к. үләт кыргыры. Әй-әй, таза бу, үләт еккыры! Г.Бәширов. Үләт кыргыры 1) Кемне дә булса ачуланып, сүгеп яки начар теләк белән әйтелә торган каргыш; 2) Ымлык буларак кулланылып, үкенү, җиңелчә ачулану, соклану һ.б.ш.ны белдерә. Әһә, үләт кыргыры нәрсә! Күптән ятасың, ахры, бөтенләй тутыгып беткәнсең икән!.. Ә Еники. Их, тиятере мәхәббәт турында ди бит. Үләт кыргыры, күрә алмый калам инде. Ф.Яруллин. Үләт себергере к. үләт кыргыры. Һи, үләт себергерләре! Г.Бәширов. Үләт ялагыры к. үләт кыргыры. На, үләт ялагыры! Чистый ялкаулыкка чыктың, мөртәт! Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә