ҮЛӘҢ и. фольк. этн. Казакларда һәм алар белән тыгыз аралашып яшәгән татарларның кайбер этник төркемнәренә хас фольклор жанры: үзенчәлекле рифма төзелеше һәм үлчәме белән аерылып торган, гадәттә думбрага җырлана торган сюжетлы озын җыр. --- кушчы казак, озын кәрван буенча бер баштан икенче башка йөгерә-йөгерә дөяләрне куып бушаган арада, моңлы тавыш белән сузып-сузып кына үләң әйтергә кереште. М.Галәү . Кымыз эчеп, кубыз уйнап бик күңелле генә сөйләшеп, үләң әйтеп утыралар болар. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә