ҮЛӘНЛЕ с. 1) Үлән үскән, үлән белән капланган. [Сарсымбай:] Молдакәм, казакъның бер сүзе бар: үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер диләр, моны ишеткәнең бармы? – диде. Г.Ибраһимов. Күкбаш артыннан ук көмеш сулы тугайлар янындагы уйдыкларда көпшәләр үсеп чыга, хәтфә үләнле, кояшлы аланнарда балтырганнар өлгерә. А.Гыйләҗев 2) Үләннән гыйбарәт, үлән кушып әзерләнгән. Үләнле салат |